10:35 20

«Әниләр белән бергә уйныйбыз».

Әниләр белән бергә ачык һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык, асфальтта рәсемнәр ясадык. Әниләр белән уйнау бик шәп идея! Мондый уртак уеннар- бергә вакыт үткәрүнең менә дигән ысулы; физик активлык та бар, аралашу җылысы да бар.
Без Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре кечкенә балаларга туры килә торган уенның берничә төрен сайладык. Балалар сөенә-сөенә кайсы чәчәк, кайсы туган йортын, кайсы кояш ясадылар. Уеннардан яхшы кәеф һәм татлы бүләкләр белән киттеләр.