Концерт мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән, авыл халкы чыгышлары белән баетылган иде. Халкыбызның электән яратып уйнаган уеннары, күмәк биюләр, бергәләп җырлаган җырлар белән авылдашларның кичке очрашуы бик күңелле мизгелләр булып күңелләрдә сакланыр.