15:15 18

Балаларның җәйге ялларын күңелле итеп үткәрү өчен Көек Ерыкса мәдәният йортында төрле чаралар оештырабыз .

«Җырлыйбыз да, биибез дә» дип исемләнгән музыкаль — күңел ачу чарасы үткәрдек . Балалар үзләренең белгән җырларын җырладылар, татар халык биюе хәрәкәтләрен өйрәндек. Аларга бик күңелле булды , яхшы һәм күтәренке кәеф белән таралыштык.