Көек Ерыкса мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан сәламәтлек сәгате уздырдык . Бүгенге көндә яшь буын наркотикларның нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аңлап үсәргә , аның үлемгә алып бара торган юл икәнлеген аңларга тиеш .
Әти -әниләрнең балаларны кеше итү өчен күпме көч түккәннәрен , аларның Изге теләкләрен акларга , чын кешеләр булып яшәргә кирәклеге турында сөйләштек .



