09:24 2

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана.

Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә сугыш башлый.1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш, Ватаныбызның 27 миллион  халыкыбызны югалтып, Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга баш иябез. 
Шәмәк авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе авылыбыздан сугышка китеп башын салган бабаларыбызны искә алу йөзеннән, «Свеча памяти» акциясенә кушылып, бер минут тынлык белән һәйкәлгә чәчәкләр салдык. Укучылар һәйкәл стенасына мәңгеләштерелгән бабаларының исем-фамилияләрен барладылар. Без аларны мәңге онытмабыз!