Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
20 нче июнь көнне Иске Завод авылында,гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрелде.
Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул — хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Мәдәният хезмәткәрләре мәйдан уртасында төрледән — төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләкләр белән су ташу,капчык киеп сикерү,таяк тартыш, татарча көрәш,Һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде. Барлык балалар Сабантуй бүләкләре оттылар. Бөтен җирдә − уен-көлке, шаярулар хөкем сөрде.Сабантуйның төп батыры куян белән бүләкләнде.Соңыннан балалар тәмле плов белән сыйландылар.
Балалар Сабантуе шаулап-гөрләп үтте. Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады, күңелләренә шулкадәр хуш килде. Йөзләреннән елмаю, күзләрендә кызыксынучанлык утлары иде. Балалар да, әти-әниләр, өлкәннәр дә бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.