Рәхәтләнеп җырладык, биедек, «Назалы», «Капкалы», «Йөзек салышлы» уеннарын уйнадык. Чарада катнашучылар һәрберсе үзләренең тормыш иптәшләре белән ничек танышулары , кавышулары, тормыш корулары турында искә алып сөйләделәр . Бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам иттек. Мондый җылы аралашу , күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде . Бу матур ял кичәбезнең күңелле мизгелләре якты хәтирәләр булып күңелләребездә озак сакланыр .

