07:40 4

Көзге моңсу уйлардан арынырга , караңгы кичләрне » яктырту» максаты белән 6 сентябрь көнне Көек Ерыкса мәдәният йортында өлкән яшьтәгеләр белән күңел ачу чарасы оештырдык .

Рәхәтләнеп җырладык, биедек, «Назалы», «Капкалы», «Йөзек салышлы» уеннарын уйнадык. Чарада катнашучылар һәрберсе үзләренең тормыш иптәшләре белән ничек танышулары , кавышулары, тормыш корулары турында искә алып сөйләделәр . Бәйрәмебезне чәй табыны артында дәвам иттек. Мондый җылы аралашу , күңел ачу чарасы һәркемнең күңеленә хуш килде . Бу матур ял кичәбезнең күңелле мизгелләре якты хәтирәләр булып күңелләребездә озак сакланыр .