12:58 16

Сабантуй – һәркемнең түземсезлек белән көтеп алган иң матур бәйрәмнәренең берсе.

Быел да , 19 нчы июнь көнне,безнең Иске Завод авылында, балалар Сабантуена яулык җыю бик матур булды. Һава торышы бераз салкынча булса да, бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды.

Бәйрәм алдыннан авылыбыз балалары белән бүләк җыярга чыктык. Гармун тавышлары, җыр-биюләр белән урам буйлап атладык. Һәр йортта безне көтеп алгандай каршы алдылар, мул күчтәнәчләр һәм бүләкләр бирделәр. Кечкенәрәк балаларның сөенгәнен күрсәгез!