Бу дата террорчылык актлары корбаннарын искә алуга һәм террорчылык куркынычы алдында җәмгыять һәм дәүләт бердәмлеген чагылдыруга багышланган. Ул 2004 елның сентябрендә Бесландагы теракт белән турыдан-туры бәйле һәм 2005 елда рәсми рәвештә урнаштырылган. Бу дата террорчылыкка каршы тору һәм киләчәктә мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен уртак көч кирәклеген искәртү булып тора. 2004 елның 1сентябрендә, Белем көнендә, Кораллы террорчылар төркеме бәйрәм линейкасы вакытында Беслан (Төньяк Осетия) шәһәренең 1нче мәктәбен басып ала. Әсирлектә 1128 кеше — мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары булган, аларны боевиклар өч көн диярлек миналы бинада ашамыйча һәм сусыз тоткан. Беслан теракты нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булган, шуларның 186 — балалар, 500 дән артыгы яраланган. 5 нче сентябрьда Алгай авылы клубында террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган тематик чара узды.
