Җиңел өйрәнелә , истә кала , хәрәкәтләре кабатлана торган әлеге биюләр белән өлкән яшьтәгеләр бик теләп шөгыльләнәләр . Сәламәтлеккә файдалы бию хәрәкәтләре — күтәренке рух , яхшы кәеф , җылы очрашу , аралашу чарасы да булып тора . Кояшлы , матур көннәрдә без ачык һавада шөгыльләнергә яратабыз , ә бу икеләтә файдалы .



