08:11 10

Көек Ерыкса мәдәният йортында «Күңелле каникуллар » проекты кысаларында балалар белән шөгыльләнүләребез дәвам итә .

Бүген без алар белән сызыклы биюләр турында сөйләштек һәм бик яратып биедек . Шулай ук татар халык уеннары » Йөзек салышлы» , » Капкалы», «Кәрия-Зәкәрия», «Без , без, без идек » һәм башка бик күп уеннар уйнадык. Балалар бик актив рәвештә уеннарда катнаштылар .