13:10 5

Көек Ерыкса авыл җирлеге башлыгы Фидаил Рафаил улы һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 55 ел бергә бәхетле гомер юлын узган , гаилә кыйммәтләрен саклый белгән , үзара аңлашып яшәүче Ризатдин абый һәм Сәкинә апа Миннегалиевларны шушы истәлекле бәйрәмнәре белән тәбрикләргә бардык .

Бер-берсенә терәк , балаларына , авылдашларга үрнәк булып тормыш юлларын матур узган әлеге парның гомер һәм хезмәт юллары яшьләргә мисал итеп сөйләрлек . Гаилә башлыгы Ризатдин абый үзенең хезмәт юлын 14 яшьтә колхозда терлекчелектә башлый . Германиядә 3 ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач , авыл клубында мөдир булып эшләүче Сәкинә апа белән танышалар һәм озак та тормыйча гаилә корып җибәрәләр . Миннегалиевлар 1ул һәм 2 кыз үстереп , укытып , олы тормыш юлына чыгардылар . Бүгенге көндә алар 5 оныкның кадерле әбисе һәм бабасы . Гомерлек юлдашы белән озын , бәхетле тормыш юлын узган , күп еллар бергә яшәүнең сере — татулыкта , бер-береңә хөрмәт белән карауда , юл куя белүдә , сабырлыкта дип саный Сәкинә апа . Тугрылык , ярату белән тигез гомер итүче , күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы -авылыбызның яме ул. Аларга 55 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп , исән-сау гомер итүләрен теләдек .