Алар белән көн саен мавыктыргыч , файдалы шөгыльләр , кызыклы бәйгеләр , уеннар оештырабыз . Балалар бүген » Ямьле җәй » темасына рәсем ясадылар . Алар белән табигатьтәге үзгәрешләр , җәйге үзенчәлекләр турында фикер алыштык . Көннәр болытлы , салкынча торса да , алар барысы да рәсемнәрендә кояшны ясадылар , чөнки кояшның җылы нурлары барыбызны да сагындырды . Балаларның фантазия диңгезенә чумып , күңел биреп ясаган рәсемнәре һәрберсе үзенчә матур килеп чыкты .

