10:01 8

Иске Комазан авылында яшүсмерләр белән «Гаилә-бәхет учагы!

» дип исемләнгән уен — викторина үткәрдек. Викторина барышында гаилә турында халык әкиятләре, мәкальләр һәм әйтемнәр искә алынды, әти-әнинең гаиләдә тоткан урыны, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләштек, нәсел җепләрен барладык, «Ромашка» уенын уйнадык, җиңүчеләрне бүләкләдек, катнашучыларга баллы күчтәнәчләр тараттык. Барлык гаиләләргә дә бәхет, игелек, гаиләләрдә бер-береңне хөрмәт итү һәм татулык телибез.