09:53 13

Дүсмәт мәдәният йортында «Куркынычсыз җәй» дигән профилактик чара уздырылды.

Чара кысаларында яшүсмерләргә тормышларын һәм сәламәтлекләрен саклап калырга ярдәм итәчәк төрле тәртип кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерелде. Велосипедлар, самокатлар, мототехника белән идарә итү кагыйдәләре турында сүз алып барылды. Автомобиль юлларына якын урыннарда скутерлар һәм мопедлар белән йөрергә ярамаганлыгына басым ясалды.
Сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә. Суга мәтәлчек атып сикерергә ярыймы, нинди урында сикерергә була һ.б. мөһим кагыйдәләр турында файдалы видеороликлар күрсәттек.