10:44 3

Бәрәңге безнең икенче икмәгебез.

Аннан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый .
15 октябрь көнне Үсәли мәдәният йортында » Бәрәңге бәйрәме» үткәрдек . Бәрәңге турында җырлар , шигырьләр тыңладык, табышмаклар әйтештек, бәрәңге белән бәйле конкурслар оештырдык. Кичәбез учакта күмелгән бәрәңге һәм сый-нигъмәтле чәй табыны артында дәвам итте .