21:24 4

Авыл халкы көтеп алган урам бәйрәмнәрен -кич утыруларны башлап җибәрдек.

25 июль көнне Яңа Комазан авылында кич буе гармун тавышы , җыр-моң яңгырап торды . Бәйрәмгә хәтта күрше Шыя һәм Гришкино авылларыннан да килүчеләр булды. Кич буе рәхәтләнеп күңел ачтык , бергәләп биедек , татар халык уеннарын искә төшердек , авылыбыз үзешчәннәренең моңлы җырларын тыңладык. Җирле шагыйрәбез , ветеран укытучыбыз Рәсимә апа Галиева үзенең иҗат иткән шигырьләрен укыды . Бәйрәмебез шундый күңелле үтте . Караңгы төшкәч кенә бәйрәмгә килүчеләребез бик канәгать булып , күтәренке кәеф белән таралыштылар .