08:14 6

6 нчы август көнне Югары Ушма балалары Иске Завод клубында «Бәхетле балачак» дип исемләнгән концерт күрсәттеләр.

Шундый матур, эчтәлекле программа әзерләнгән, авыл халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән зурдан зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез Сезгә, балаларның шат күңелле тавышлары, матур итеп елмайган йөзләре, шулай дәртләнеп торган йөрәкләре безнең күңелләргә тагында дәрт өстәде.
Рәйсә Рифатовна рәхмәт шундый зур хезмәтегез өчен,алга таба да шулай матур итеп эшләргә, яшәргә, яңа үрләр яуларга язсын Сезгә, күгебез аяз, дөньялар тыныч, сугыш афәтләренә нокта куелсын, алда матур очрашулар насыйп булсын.