15:08 9

3 сентябрьдә илдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә .

2004 елда Белем көненә багышланган тантана вакытында террорчылар Беслан мәктәбен тоткынлыкка алып , 1116 кешене өч көн буе ябып тотты . Теракт вакытында 333 кеше , шул исәптән 186 бала үлә, 783 кеше тән җәрәхәтләре ала . 3 көн буена тоткыннар бер тамчы су да эчә алмаганнар . Шушы уңайдан Көек Ерыкса мәдәният йортында укучылар белән «Тормыш тамчысы » акциясендә катнаштык . Балалар белән учларыбызга су алып чәчәкләргә сиптек. Фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдык. «Беслан фаҗигасе хәтердә» исемле хәтер сәгате үткәрдек . Илләребез тыныч булсын , көннәребез шатлык -куанычта гына үтсен иде .