18:00 9

3 сентябрь терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Без Дүсмәт мәдәният йортында балалар белән Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдык.

Террорчылык акты вакытында өч көн буе тоткынлыкта газапланган кешеләр, шул исәптән балалар бер тамчы су да эчә алмый.
Уч төбенә су җыеп,фаҗигадә һәлак булганнар рухына атап, чәчәкләргә су тамчылаттык.
Мондый куркыныч нәрсәләр безнең тормышта бүтән кабатланмасын! Көннәребез аяз булсын! Мондый. җинаятьләрне күрергә язмасын.