12:15 5

24 июль көнне Үсәли авылының югары очы гөр килде.

Биредә урам концерты иде. Югары очлар үзләренең җыр-моңга, нәфис сүз сөйләүгә осталыкларын тагын бер кат расладылар. Җәйнең ямьле кичендә гармун тавышы яңгырап торды, учакта пылау пеште, гөрләп самовар кайнады, тәмле коймак исе борыннарны кытыклады. Уен-көлке, җыр-бию бер дә тынмады. Авылдашлар концерттан бик канәгать калып, киләсе очрашуны түбән очка билгеләп таралышты.