Нәкь 85 ел элек фашистлар Германиясе илебезгә бәреп керә. Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән, hәркем өзгәләнеп газизләрен аяусыз яуга озаткан. Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелгән.
Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын, шул исәптән Мамадыш районы Кече Сон авылыннан 201 яуга киткән ир-егетләреннән 104 кешенең гомерен йоткан. Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булган, 29 ы – Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылган. 1945 елның маенда, Берлинны штурмлаганда каһарманлык күрсәтүче сугышчылар арасында татар егетләре дә күп булган. Шул уңайдан, 21 июнь кичендә Кече Сон авылында һәйкәл янында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны искә алу чарасы узды.

