17:04 4

21.

07.26. Юкәче авылының ял паркында «Казанский» халык бәйрәме булды. Ул Юкәче авылының тарихын, традицияләрен, халыкның көн- күрешен чагылдырган пролог белән башланып китте.
Аннары авылның иң күп мал асраучы гаиләләре, 55 ел яшәп «Бәллүр» туйларын билгеләп утуче гаилә, «Питрау бакчасы» конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде.Халык һәм спорт уеннарында катнашып бәйрәм кунаклары матур бүләкләргә ия булдылар. Татарстанның эстрада артистлары, керәшен фольклор ансамбльләре матур җырлар белән бәйрәмне бизәделәр.