12:08 7

11 сентябрь көнне район мәдәният йортында авылыбызның горурлыгы булган , ветеран укытучы , шагыйрә Рәсимә апа Галиеваның яңа басылып чыккан » Көзләр белән язлар арасында » исемле китабын тәкъдир итү уңаеннан иҗат кичәсе булды .

Көек Ерыкса мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм » Ак калфак » ансамбленә йөрүчеләр белән әлеге истәлекле чарада катнашырга насыйп булды . Без Рәсимә апа сүзләренә авылдашыбыз Алмаз абый көесен иҗат иткән «Сагыну» җырын башкардык. Матшина Рәзимә һәм Сылка Зөбәрҗәт апалар Рәсимә апаның шигырьләрен сөйләделәр . Рәсимә апага исәнлек-саулык , күңел тынычлыгы , бәхетле озын гомер , яңадан — яңа иҗади уңышларга ирешүен теләп калабыз .