23:06 14

Көек Ерыкса мәдәният йортына йөрүче балалар белән бүген көн аяз булудан файдаланып ачык һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык , асфальтта рәсемнәр ясадык .

Саф һавада уеннар һәм күңел ачулар балаларга зур шатлык китерә , аларның сәламәтлегенә бәяләп бетергесез файда була . Мондый уеннар хәрәкәт һәм физик активлыкны арттыра , төгәллек , җитезлек , тапкырлык , уйлау сәләтен үстерә , игътибарлы булырга өйрәтә . Коллектив белән уйнаган уеннар бер-берсен якынайта , дустанә мөнәсәбәтләрен ныгыта. Вакыт үткәне сизелми дә калды . Балаларның шат йөзләрен күрү безгә дә рәхәт .