11:13 7

Өлкәннәр декадасы вакытында бәйрәмнәр , хәйрия чаралары бик күп оештырыла .

Декада өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерү, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү , күңелләренә җылылык һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен бер матур сәбәп булып тора . Без дә өлкәннәрнең хәлләрен белү, күрешү , аралашу максатыннан Шәдче авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында булып кайттык. Без дигәнем -Яңа Комазанда туып үскән , хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче бертуганнар Сәрия апа һәм Амур абый Фаляховлар. Олы йөрәкле , изге күңелле Сәрия апа МХО зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм итүче волонтер , ә Амур абый язучы , журналист . Сәрия апа интернатта тәрбияләнүчеләргә җылы оекбашлар , матур яулыклар өләшеп чыкты , чәй эчәргә тәмле күчтәнәчләр дә алып бардык . Алар биредәге тормыштан барысы да канәгать . Кайгырту , хөрмәт тоеп яшәү , яннарында хәлләрен сорашып торучы изге күңелле хезмәткәрләр рухи күтәренкелек бирә . Иң мөһиме -алар ялгыз түгел . Бу җылы очрашуыбыз өлкәннәр өчен зур бәйрәм кебек булды , олы рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар .