09:58 5

Көек Ерыкса мәдәният йортында үсмерләр белән «Без наркотикларга каршы » исемле тәрбия сәгате үткәрдек .

Бүгенге көндә яшь буын наркотикларның нинди нәтиҗәләргә китерүен дөрес аңлап үсәргә тиеш . Әлеге зарарлы матдәләргә карата тискәре караш булдыру нияте белән профилактик чаралар һәрдаим уздырып торабыз . Алкоголь , сигарет , наркотиклар -әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеге турында әңгәмә алып бардык . Наркоманнарга тормышның яме, мәгънәсе калмый . Андый кешеләр хәтта әти-әнисен , дусларын сатарга, үтерергә дә мөмкин . Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап -алардан кискен төстә баш тарту!