11:58 18

Бөек Ватан сугышы җиңү белән тәмамланса да , сугыш башланган көн — 22 июнь илебездә Хәтер һәм кайгы көне буларак ел саен билгеләп үтелә .

Көек Ерыкса мәдәният йортында балалар белән без дә бу мөһим чарадан читтә калмадык. Һәйкәл яны җирлеген чистарттык , чәчәклектән чүпләр утадык . Батырларыбызны искә алып бер минут тынлык оештырдык, алар истәлегенә чәчәкләр куйдык. Барыбызның да теләк бер : ил — көннәр тыныч , күкләребез аяз булсын !