09:02 9

Чираттагы өченче » Урам бәйрәме » авылыбызның югары очында үтте.

Көндез яңгыр явып куркытып торган иде , ә кичке якта кояш чыкты , һава торышы да бик матур булды . Авылыбызда җырга-моңга һәвәс кешеләр бик күп , бәйрәм саен яңадан — яңа талантлар ачыла бара . » Ак калфак» барыбызның сәхнәләштерелгән сугыш чоры күренешен караганда һәркемнең күзендә яшь иде . Дәртле биюләр , моңлы җырлар , юмористик күренешләр белән үрелеп барган бәйрәм барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде . Бәйрәм ахырында барыбыз бергәләп мул сыйлы табын артында чәй эчтек , күмәкләшеп биедек , татар халык уеннарын уйнадык.