Тау-ташларны тишеп, авыр-авыр катламнарны ерып, Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып якты дөньяга, кояш, ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга ургылучы чишмәләр – кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан бирүчеләр, елга, күл, диңгез, океаннарга тормыш иңдерүчеләр. Чишмә барлыкка килү – илаһи табигать көчләренең бөек сере.
Безнең «Баллы чишмәбездә»бик матур итеп төзекләндерү эшләре алып барылды. Чишмә өе ясалды. 22 нче август көнне, Иске Завод мәдәният хезмәткәрләре Ак Чишмә һәм Иске Завод авылларында чишмә бәйрәмнәре оештырдылар. Авылдашларыбыз белән «Баллы чишмәбезгә»өй туена җыелдык, чишмә тирәсендә уй хәтирәләребезне яңарттык,түгәрәк өстәл артында серләребезне бүлештек, баллы чишмәбездән алынган су белән кайнаган ,самовар дан тәмле хуш исле чәй, юкә балы белән сыйландык🙏🙏🙏