Россия флагы — Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Аның ак төсе — азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәре — ышаныч һәм рухият, кызыл төсе — бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.
Бу көнне Урта Кирмән авыл китапханәсендә «Ил даны- флагта» дигән темага мастер-класс үткәрдек.
Балалар иң элек “Мин Россия гражданины”, ”Минем Россиям» энциклопедияләре белән таныштылар, аларга Россия флагындагы төсләрнең мәгънәләре, флагның барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында сөйләнде. Чараның икенче өлешендә мастер-класста катнашучылар Россия флагын ясадылар. Чарабыз спортмәйданчыгында дәвам итте уеннар белән, җиңүчеләрне баллы приз көтте.


