14:30 19

Август — елның иң юмарт ае.

Һәр кешегә дә табигать сыйлары авыз итү мөмкинлеге барлыкка килә. Һәм нәкь менә августта халык бәйрәмнәре — Спас көннәре билгеләп үтелә. 14 август -Бал Спасы, 19 август-Алма Спасы, 29 август-Чикләвек Спасы. Спасларның өчесе дә авыл хуҗалыгы эшләре, урып-җыю,җиләк-җимеш җыю белән билгеләнгән.
Дүсмәт авылында «Өч Спас-өч запас» дигән бәйрәм йола үтте. Бәйрәмне иң элек үзебезнең «Николай Чудотворец» чиркәвендә елларыбыз тынычлануны сорап шәм куюдан башладык. Өч Спаска багышланган выставкалар, фотозоналар ясалды. Бәйрәмгә килүчеләр җырлы -биюле, төрле кызыклы уеннарда катнашып күңел ачтылар. Уеннар да Спаска туры китерелеп уйнатылды. Бәйрәмнен төп бизәкләре «Җиңгәчәйләр» ансамбленең түтиләре булды. Чарабыз чәй табынындагы ризыклар белән сыйлану белән тәмамланды, килгән авылдашларыбызның күнелләре булып таралышты.