19:15 6

Туган авылым Көек Ерыксаның түбән очында чираттагы Урам бәйрәме шаулап -гөрләп үтеп китте .

Авылыбыз үзешчәннәренең моңлы җырлары , юмористик күренешләр , дәртле биюләр — барысын да бәйрәмгә килүчеләр бик җылы кабул итте , һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде . Авылдашыбыз Гөлнәзирә апа Талипованың чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде . Вакыт табып , авылдашларны хөрмәт итеп кайтуына без аңа зур рәхмәтләребезне җиткердек. Бәйрәмгә килүчеләр белән бергәләп «Назалы» уйнадык, рәхәтләнеп биедек . Әле караңгы төшкәч тә бәйрәмебез озак дәвам итте .