08:07 18

2026 нчы ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакәрьлеге елы дип игълан ителде.

Шул уңайдан Иске Комазан авылында гомер буе тырышып авыл хуҗалыгында һәм төрле социаль тармакларда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез хөрмәтенә «Хезмәтегезгә — хөрмәт!» дип исемләнгән авыл бәйрәме үткәрдек.
Бәйрәм чарасы арабыздан бакыйлыкка күчкән әрвахларыбыз рухына дога кылып, мәйданда зур казанда плов пешереп, тәм — томнар белән сыйланып башланып китте.
Чараның төп өлеше риваятьләрдә сөйләнгәнчә авылыбызның килеп чыгу тарихын чагылдырган «Комазаным — туган төбәгем!» композициясе, үзешчәннәр чыгышы белән дәвам итте.
Мәйдан уртасында йөздән артык авылдашларыбызның бүләкләнүләре ак яулыклы апалар, чал чәчле абыйлар күңелендә алар хезмәтенә булган игътибарның ачык мисалы булды.
Авылыбызның күренекле шәхесләре — гомер буе колхозыбызны җитәкләгән — Зайнулла абый Хадиуллин, Вахит абый Галиев, Миңнехан абый Зайнетдинов, Раиф абый Сафин, Хәмит абый Вагизов һәм Фаяз абый Габдрахмановларның гаилә членнарына да ихлас күңелдән бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр тапшырдык.
«Иң оста чыбыркы шартлатучы» бәйгесендә һәм «Иң матур биюче» конкурсларында катнашканнар да истәлекле бүләккә ия булдылар.
Көннең икенче яртысында башланган бәйрәм төнгә чаклы дәвам итеп дискәтүк белән тәмамланды.
Авылыбызда узган әлеге бәйрәмне оештыруда катнашкан һәрбер кешегә рәхмәтебез чиксез, аеруча бөтен финанс ярдәмне оештырырга булышкан авылыбызның барлык уңган, тырыш егетләре һәм кияүләре мактауга һәм соклануга лаек. Алга таба да авылларыбызның яшәеше, үсеше безнең кулларда икәнен тоеп, бергә һәм бердәм булып эшләргә һәм яшәргә язсын, буыннар чылбыры өзелмәсен, нык булсын.