Бу эшне Мамадыштан иерей Олег Малышев башкарды. Аннан сон Ару чишмә суыннан самовар чәе куелып, бәйрәм табыны әзерләнде. Бәйрәмгә Дүсмәт Авыл Җирлеге Башлыгы Радик Михайлович Ефимов, бу эшләрне башлап йөрүче авылдашыбыз Николай Павлов, авылдашлар килде. Чарабыз Питрау киче булып дәвам ителде. Рәхмәт бу эшне оештыручы, матди ярдәм күрсәтүче хөрмәткә лаеклы авылдашыбыз Николай абый Павловка, чишмә тыкрынын тәртиптә тотучы Иван дәдәй Васильевка🙏. Алга таба изгеләндерелгән чишмә сулары шаулап аксын, кешеләргә файдасы тисен иде!




