08:15 11

Албай авылында Мака тау итәгендә Питрау бәйрәме гөрләп үтте.

Бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган җирлек башлыгы Кирушин Климент Михайлович ачылыш тантанасында авылдашларны, килгән кунакларны Питрау бәйрәме белән котлады, споонсорларга, җирлектәге авылдашларга зур рәхмәтен җиткерде. Ул бәйрәм кунагы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Иванов Анатолий Петрович белән бергә хәрби операциядә катнашучыларга, юбилярларга бүләкләр тапшырды. Мәйдан Питрау сценариен, фольклор ансамбльләр чыгышын алкышларга күмде. Чөнки һәр чара балалар белән берлектә узды. Алар безнең гореф-гадәтләрне, йолаларны дәвам итүчеләр. Җыр-биюләр, төрле уеннар, ярышлар көрәш гөрләп барды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.