22:34 11

8 нче июль — Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне.

Бу бәйрәмдә һәрвакыт үрнәк алырлык, сокланырлык парларны барлыйлар. Ә андый матур гаиләләр безнең авылда шактый. Үзләренең тыйнаклыклары белән күзгә ташланып, эшчән булулары белән аерылып торучылар- Хайруллиннар, Хасановлар гаилэсе. Ак Чишмә авылында гомер итеп, иңне-иңгә куеп яшәүче бу гаиләләр бик күп парлар өчен дә үрнәк булып тора. Иске Завод клубында бар бәйрәмдә алар катнаша. Иңне -иңгә куярлык ышанычлы якын кешең булу зур бәхет ул. Шуңа күрә, бу гаиләләр әле бүген дә яңа өйләнешкән парлар кебек, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яши.
Бездән теләк: хәерле бәрәкәтле, мул тормышлар насыйп булсын Сезгә!
Иң мөһиме: гаиләдә җылылык, үзара хөрмәт һәм ышаныч булсын!
Иң изгесе: һәр гаилә тулы, бәхетле һәм сәламәт булсын!