13:34 11

Авылыбызда икенче ел рәттән инде шәһәрдән кайтучы һәм авылда яшәүче балалар өчен » Ура, авылга !

» лагеры оештырыла . Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә лагерь эшчәнлегендә актив катнашабыз , әйдаманнарга булышабыз . Бүген без балаларга татар халкының милли ризыгы булган коймак пешерү буенча мастер-класс күрсәттек. Алар үзләре дә пешереп карадылыр, ә инде үз кулларың белән пешергәндә бигрәк тә тәмле була . Ахырдан балалар кемдер варенье , кемдер бал белән тәмләп коймак белән чәй эчтеләр .