18:07 11

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне .

Гаилә — ул үзе бер дөнья . Ул — мәхәббәт , хөрмәт , тугрылык төшенчәләрен үз эченә ала . Гомер көзенә пар канатлар белән җитү, балалар шатлыгын тату, оныклар сөю рәхәте үзе — олы бәхет . Бер-береңне күз карашыннан , ярты сүздән аңлап , иңне -иңгә куеп , бер-береңә терәк , таяныч булып яшәүче гаиләләр авылыбызның күрке булып тора . Бүген Гаилә көне уңаеннан Көек Ерыкса мәдәният йорты хезмәткәрләре үрнәк гаиләләрнең берсе -Мирзәхмәт абый белән Рәшидә апа Әхмәтовларда кунакта булдык . Алар безгә үзләренең танышу, кавышу , тормыш юллары турында бик матур итеп , тәфсилләп сөйләделәр . Алны-ялны белми хезмәттә үткән еллары, тырыш, акыллы, лаеклы балалар үстерүләре турында сөйләгәндә тын да алмыйча , сокланып тыңладык . Тормыш булгач төрлесе була , аларга бала хәсрәтен дә күрергә туры килә , шулай ук МХО зонасында оныклары Айзат та батырларча һәлак булды . Бәхет ачкычы -сабырлыкта дип уйлыйм . Алар барысына да сабыр итеп матур гына гомер итәләр. Яшьрәк вакытта Мирзәхмәт абыйның кулыннан гармуны төшмәгән , ә Рәшидә апа һәрбер бәйрәмдә авылдашларга үзенең моңлы җырларын бүләк итә . Күз тимәсен , сөбханалла диясем килә аларга . Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән, күңел танычлыгыннан , тигезлектән аермасын, хәерле гомерләр насыйп итсен . !