08:35 10

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Бу көн унаеннан Дүсмәт мәдәният йортында «Гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре» дип аталган түгәрәк өстәл артында чара узды. Гаилә традицияләре – буыннан-буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз-үзеңне тоту әдәбе, гореф-гадәтләр һәм күзаллаулар ул. Чарада катнашучыларнын һәрберсе үзләренен гаилә традицияләре белән таныштырды.Викторина сорауларына җавап бирделәр. Сораулар түбәндәгечә иде: нинди гаилә кыйммәтләрен беләсез, гаилә традицияләрен сез ничек анлыйсыз һәм башка гаиләгә кагылышлы сораулар.
Викторина мавыктыргыч уен формасында булды. Бер сорауга җавап бирүчегә бер конфет бирелеп барылды. Уен ахырында конфетлар саналды. Кемдә конфетлар саны ин күп шул җинуче булды. Гаиләләребез матур, имин тормышларда нәсел җепләре өзелмичә, традицияләр буыннан-буынга сакланып дәвамлы булып яшәсеннәр иде!